Бүген «өченче яшь»пенсионерлары спартакиадасы узды. Чара ГТО нормалары комплексын популярлаштыру, өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен үткәрелә.
Пенсионерлар нормативларны өч төрдә тапшырдылар: пресс, урыннан сикерү һәм омтылышлар, ике спорт төрендә ярыштылар – дартс һәм ядрә белән ату. Барысының да яхшы кәефе, спорт дәрте һәм җиңүгә карашы бар иде.
Спартакиаданы ачу тантанасында спорт, яшьләр сәясәте һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Хөснетдинов Илназ Хәлим улы һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы Гыйльметдинов Илмир Илдус улы катнашты.
Соңыннан бәйрәмне оештыручылар барысына да спорт белән шөгыльләнергә, сәламәтлекләрен ныгытырга, көч һәм чыдамлылыкны үстерергә өндәделәр, бәхет һәм уңай эмоцияләр теләделәр.