Бүген дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының чираттагы 23 нче утырышы узды.
Көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды:
1. «Кама Тамагы муниципаль районының 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турында»карар проекты.
2. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты проекты турында»карар проекты.
3. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турында «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 13.12.2021 елдагы 72 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында»карар проекты.
4. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын раслау турында» гы 16.12.2013 ел, № 213 карарына үзгәрешләр кертү турында карар проекты (карар редакциясендә. 07.09.2020 ел, №280, 28.02.2022 ел, №91) авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктларның чикләре турында белешмәләр өстәү өлешендә, аларга карата генераль планны әзерләү кирәк булмау турында Карар кабул ителде.