Бүген "Акчарлак" спорт комплексында 2009-2010 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды.
Безнең футболчыларга, Шалдыбин Евгений һәм Орловский Николай тренерлары җитәкчелегендә, барлык уеннарда да җиңеп, беренче урынны яулый алдылар;
Икенче урында-Буа кунаклары;
Өченчесе-Тәтеш командасы.
Беренчелек финалы Мамадышта 6-7 декабрьдә узачак. Балаларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!