Хөрмәтле Кама Тамагылылар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
Республика Конституциясе борылышлы тарихи этапта кабул ителде һәм Татарстанның күпмилләтле халкының гражданлык дөньясына һәм тигезлеккә, социаль гаделлеккә һәм рухи-әхлакый яңарышка, нәтиҗәле үсешкә һәм иминлеккә омтылышын чагылдырды.
Республиканың Төп Законы республика дәүләт идарәсе структураларын һәм гражданннар җәмгыяте институтларын, җирле үзидарә системасын формалаштыру, эзлекле икътисадый һәм социаль сәясәт үткәрү өчен ныклы сәяси-хокукый база булдырды.
Хәзер безнең һәрберебездән, хезмәтебездән һәм законлылыкның үтәлешеннән Татарстан Республикасының алдагы үсеше тора. Кама Тамагы халкының нәтиҗәле эше Конституция нормаларын һәм принципларын тагын да тулырак тормышка ашырырга, районның тормыш сыйфатын һәм икътисадын үстерү өчен нәтиҗәле шартлар тудырырга мөмкинлек бирер дип ышанам.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, тотрыклылык һәм иминлек телим.
Кама Тамагы
муниципаль район башлыгы Н.А.Вазыйхов