«Атмосфера» Бөтенроссия конкурсы: 15 ноябрьгә кадәр гариза бирергә өлгерегез!

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе сайлау хокукы һәм сайлау процессы, сайлаучыларның һәм сайлау кампаниясендә катнашучыларның хокукый культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча «Атмосфера»Бөтенроссия конкурсы үткәрә.

Беренче, төбәк этабында эшләрне Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре үткәрә. Катнашучыларга 2022 елның 15 ноябренә кадәр конкурс эше һәм кирәкле документларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрергә кирәк. Иң яхшы эшләрне сайлап алганнан соң, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аларны конкурсның федераль этабына җибәрәчәк. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган Россия Федерациясе гражданины катнаша ала. Коллектив авторлык рөхсәт ителә (өч автордан артык түгел).

Тулырак мәгълүмат Россия Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы «Атмосфера» бүлегендә урнаштырылган. Сылтама: https://www.rcoit.ru/competitions/atmosphere2023/?ysclid=l88r03n0tz635906370

Бәйгедә катнашу мәсьәләләре буенча элемтә телефоны: 8(843)292-52-45, 8-904-668-34-62 Леонтьева Наталья.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International