Кичә Гражданнар оборонасы буенча тренировкалар үтте. Гражданнар оборонасы штабы начальнигы белән берлектә, гражданнар оборонасы буенча җаваплы затлар иртә белән Администрация бинасына буйсынудагы бүлекчәләр белән киңәшмә үткәрү һәм ГО чараларын үтәү буенча бурычлар кую өчен җыелдылар.
Тренировкалар барышында авария-коткару формированиеләрен әзерләүне, торак йортларның подвал биналарында, саклау корылмаларында халыкны сыендыруны, эвакуация пунктларын җәелдерүне тикшерү белән гамәли чаралар узды.
Мондый тренировкалар даими рәвештә уза, алар район территориясендә шартлы гадәттән тыш хәлне бетерү буенча кирәкле эш алгоритмын, комплекслы гамәлләрне тагын бер кат кулланырга мөмкинлек бирә.