Кама Тамагында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен котладылар

2022 елның 11 ноябре, җомга

Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең «Кама Тамагы»полиция бүлегендә тантаналы чара узды. Полиция хезмәткәрләрен Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм "Кама Тамагы" полиция бүлеге начальнигы Айдар Айрат улы Таһиров котлады.

Котлаулардан соң хезмәттә уңышларга ирешүчеләрне котлый башладылар. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен полиция хезмәткәрләре район Башлыгының Рәхмәт хатлары, ведомство Дипломнары, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International