Бу якшәмбе көнне Кама Тамагы районы һәм "Калейдоскоп" ВИА иҗат коллективлары көче белән «Казан Экспо» да Ватанны саклаучылар өчен патриотик концерт оештырылды. Клуб, музей һәм китапханә хезмәткәрләре мобилизацияләнгән балаларны сыйлау өчен блиннар пешергәннәр.
Кама Тамагы халкына ике генератор, җылы кием һәм азык-төлек җыелмалары китерелде. Аларны сатып алуда «Август-Кама Тамагы», «гипс компаниясе» һәм Миңнуллин Миңнес ИП предприятиеләре ярдәм итте, район халкы да үз өлешен кертте.