Бүген дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Кама Тамагы муниципаль районында булды. Министрның эш визиты муниципаль районда элемтә хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләсенә багышланды.
Визит кысаларында Балтач авылында циффрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча төзелгән 4G стандарт база станциясе ачылды. Шулай ук Айрат Ринат улы җирле Фаптагы интернет эшен дә бәяләде.
Аннары, район хакимияте бинасында муниципалитет территориясендә элемтә хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә булды. Киңәшмәдә район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллина, дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Сергеевич Начвин һәм дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Валерьевич Яковлев чыгыш ясадылар.