7 декабрьдә Акчарлак авылында Яшьләр эшләре бүлеге спорт мәктәбе белән берлектә инвалидлар декадасы кысаларында спорт чаралары уздырды.
Сәламләү сүзе белән Кама Тамагы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Сороковнина Елена Владимировна чыгыш ясады.
Чарада катнашучыларның барысы да ГТО нормаларын үти һәм өстәл уеннары уйный алдылар. Соңыннан һәркемгә истәлекле бүләк тапшырылды.