7 декабрь көнне ЮИД отряды (җитәкчесе Камалиева И.Г.) Кама Тамагы мәктәбе БДД ДБУ, полиция хезмәткәрләре һәм "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы белгечләре белән берлектә Халыкара инвалид көненә багышланган мәгълүмати-пропаганда чарасы үткәрде. Агитбригада сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында район Спартакиадасында катнашучылар алдында чыгыш ясады.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары яктылык кайтаргыч элементларны ничек һәм ни өчен кулланырга кирәклеген сөйләделәр, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгының мөһим мизгелләрен тикшерделәр.