Кама Тамагы районының «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданның тәрбиягә бала алучы гаиләдә яшәү шартларын ай саен тикшерәләр.
Бүген дә Мафруз Мулламөхәммәтовна игътибарсыз калмады. Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелә торган “Минем гаиләм - минем байлыгым” чарасы кысаларында белгечләр аны котладылар, аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.