"Мөһим турында сөйләшүләр" циклы кысаларында «Конституция көне»темасы буенча дәресләр узды. Рудницкая урта мәктәбе укучылары Россия Федерациясенең Төп законы-Конституциясе белән таныштылар. Балаларның хокукларын һәм бурычларын искә төшерделәр, видеоролик карадылар, интерактив биремнәр үтәделәр, эш битләрендә эшләделәр.