Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне Россия эшкуарлыгы көне белән котлыйм!
26 майда бөтен ил Россия эшкуарлыгы көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм безнең җәмгыятьтә барган икътисади гына түгел, ә социаль үзгәрешләрдә дә эшмәкәрләрнең аерым ролен таныды. Бу көнне без үз эшен оештыра һәм уңышлы үстерә алган энергияле, инициативалы, иҗади һәм битараф булмаган кешеләрне хөрмәтлибез.
Урта һәм кече бизнес Кама Тамагы районы икътисады үсешенең төп факторларының берсе: авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатеннән көнкүреш хезмәтләре һәм сәүдә өлкәсенә кадәр. Районның киләчәге җитди инвестицияләр җәлеп итү перспективалары, тупланган белем һәм тәҗрибә нигезендә эшкуарлыкның яңа моделен формалаштыру белән турыдан-туры бәйле.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим! Эшмәкәрлек идеяләрен, ышанычлы эшлекле партнерларны, тотрыклы керемнәрне, отышлы килешүләрне һәм районыбыз файдасына чәчәк аткан бизнесны уңышлы тормышка ашыруны телим!
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов