Рус теле көне

2023 елның 6 июне, сишәмбе

6 июньдә Ел саен бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның (17991837) туган көнендә Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.

БМОның рәсми телләренең берсе буларак рус теле көнен үткәрү турында Карар беренче тапкыр БМО секретариатының иҗтимагый мәгълүмат департаменты тарафыннан 2010 елның 20 февралендә, Халыкара туган тел көне (21 февраль) алдыннан, күптеллелекне үстерү һәм мәдәни күптөрлелекне саклау программасы кысаларында кабул ителде.

2011 елның 6 июнендә Россия Президенты Россиядә ел саен рус теле көнен бәйрәм итү турында Указга кул куйды.

Бәйрәм рус телен РФ халыкларының гомуммилли байлыгы, халыкара аралашу чарасы һәм дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак саклау, ярдәм итү һәм алга таба үстерү максатларында билгеләнгән.

Мәсәлән, Кама Тамагы районы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, А.С. Пушкин иҗаты турында белемнәрен киңәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International