Район башлыгының шахтерлар Көне белән котлавы

2023 елның 25 августы, җомга

                      Хөрмәтле таучылар!

Һөнәри бәйрәмегез – Шахтерлар  көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Таучылар һөнәре Кама Тамагы тарихы һәм тормышы белән тыгыз бәйләнгән . Шуңа күрә , бу бәйрәм якташларыбызның шахтер һөнәренә карата чиксез хөрмәтен гәүдәләндерә.

Шахтер һөнәре иң авыр һөнәрләрнең берсе. Бары тик батыр, җаваплы һәм көчле рухлы кеше генә мондый һөнәр сайлый ала. Һәркем дә караңгы, дымлы һәм куркыныч булган тирән җир астына  төшәргә батырчылык итми. Ә сез, бу өлкәдә  уңышлы эшләп киләсез.

Сезгә, хөрмәтле шахтерлар  һәм шахта хезмәте ветераннары, сәламәтлек, тыныч тормыш, гаилә иминлеге, аяз күк йөзе һәм хәвеф-хәтәрсез  хезмәт итүегезне    телим.

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International