Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу хәрбиләрнең генә түгел, ә үз иле файдасына эшләүче, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче һәм иң авыр минутларда үз илен, гаиләсен якларга әзер булган барлык ир-атларның да бәйрәме.
Бу көнне без Бөек армия солдатларына, бүгенге көндә Кораллы Көчләр частьларында һәм подразделениеләрендә хәрби дежурлык алып барган якташларыбызга, махсус хәрби операциядә катнашкан барлык контрактлы сугышчыларга, мобилизацияләнгән гражданнарга, Ватаныбызның бәйсезлеген һәм милли мәнфәгатьләрен яклаган сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, үзләрен хәрби хезмәткә багышлаган барлык көчле һәм батыр кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез.
Барысына да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыхов