Ногманов Вазыйх Җиһанша улы үзенең 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта Ногуманов Вазыйх Җиһаншович үзенең 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ветеранны туган көне белән Кама Тамагы районы башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы, социаль үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сороковнина Елена Владимировна һәм Клянчеевка авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Дамир Абдулхай улы котладылар.

Ногуманов Вазыйх Җиһаншович 1927 елның 20 мартында Кама Тамагы районының Клянчеево авылында туган. Әнисе-Фархижамал, әтисе – Зиганша. 4 сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Ул анда 1944 елның октябренә кадәр эшли. Көз көне аны армиягә алалар.

1944 елның 3 декабрендә 17 яшендә фронтка китә. Беренче фронт юлын Белоруссиядә 253-нче укчы полктан башлый. Гроднода 1 ел 6 ай була. 1945 елның февралендә Брестны фашистлардан азат итүдә катнаша. 1945-1950 елларда Брест шәһәрендә хезмәт итә.

Ул туган якларына 1950 елда кайта. Шул ук елда Мәрьям Салиховнага өйләнә, бергә өч кыз һәм бер малай тәрбиялиләр.

Армиядән соң колхозда бригадир булып эшли. 33 ел кырчылык бригадиры, бер ел ферма мөдире, күпмедер вакыт тракторларда хисапчы булып эшли һәм 1987 елда, 60 яшендә, лаеклы ялга чыга.

"Халык күргәзмәсе" дипломы, ике Мактау грамотасы белән бүләкләнә, күп орден һәм медальләре бар.

Бүгенге көндә ул кече улының гаиләсе белән төп йортта яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International