Бүген районның учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:
Районда социаль фонд эше турында Кама Тамагы районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Илмир Илдус улы Гыйльметдинов хәбәр итте.
Торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрү турында инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече, административ комиссия секретаре Геннадий Иванович Вахромов хәбәр итте.
«Безнең заман» республика фестивалендә катнашу хакында Хөснетдинов Илназ Хәлим улы – муниципаль район Башкарма комитетының спорт, яшьләр сәясәте һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы хәбәр итте.