90 яшьлек юбилеен Ганибаева Дания Нургали кызы билгеләп үтә

2024 елның 3 мае, җомга

Ганибаева Дания Нургалиевнаны юбилее белән район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы һәм Олы Салтыковский башлыгы Вафин Рамил Миңнегази улы котладылар.

Ганибаева Дания Нургали кызы 1934 елның 3 нче маенда Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. Хезмәт елын 18 яшендә үк Олы Салтык мәктәбендә өлкән пионервожатый һәм математик укутучысы буларак башлап җибәрә. Укыту белән бергә читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Балтач, Олы Бортас, Яңа Сала мәктәпләрендә дә укыта. Ул 45 ел гомерен балалар укутуга багышлый. 

Бергәләп 2 малай һәм бер кыз үстерәләр. «Халык мәгарифе отличнигы», «Беренче категорияле укутучы» кебек югары исемнәргә, күп санлы мактау кәгазьләренә ия була. Укыту дәверендә аның исеме озак еллар районның почет тактасында тора. Өч чакырылышта авыл советы депутаты итеп сайлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International