Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү бүген Кама Тамагында обелиск янындагы мәйданда тантаналы чарадан башланды.

Ватаныбызның намусы, азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үз гомерләрен биргән сугышчы-җирдәшләрнең Изге батырлыгы истәлегенә РДК мәйданындагы мемориалга чәчәкләр салынды. Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары хәрби дан гирляндасын төгәл итеп салдылар.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Наил Вазыхов, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко һәм Кама Тамагы районы хәрби комиссары Таһир Миңнекаев Җиңү көне белән котладылар үз батырлыклары белән тыныч күкне яулаган ветераннарга.

Соңыннан үзәк мәйданда районның үзешчән сәнгать артистлары көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты дәвам итте. Матур вокал һәм бию номерлары тамашачыларны сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International