Атналык планерка

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Кама Тамагы районы администрациясендә эш атналыгы район башлыгы тарафыннан оешма һәм предприятие җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр тикшерелде, узган атнага йомгак ясалды.

Җиңү көненә багышланган чаралар нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна хәбәр итте.

"Кама Тамагы гипс руднигы" акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге, 2025 елга планнары һәм бурычлары турында "Кама Тамагы гипс руднигы"акционерлык җәмгыятенең финанс директоры Булатов Ленар Ильфарович хәбәр итте.

Торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турындагы мәгълүматны инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече, административ комиссия секретаре Вахромов Геннадий Иванович җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International