2024 елдан НДФЛ буенча социаль салым ташламаларын бирү тәртибен үзгәртү турында вебинарда сөйләячәкләр

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2024 елдан НДФЛ буенча социаль салым ташламаларын бирү тәртибен үзгәртү турында» темасына 2024 елның 04 июнендә 10.00 сәгатьтә узачак вебинарда катнашырга чакыра.

Вебинар спикеры: Гүзәл Арикова, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы.

Чарада катнашучыларга 2024 елдан гражданнарга НДФЛ буенча социаль салым ташламалары бирү тәртибе буенча нинди үзгәрешләр гамәлгә керүе турында; социаль ташламалар алуның гадиләштерелгән тәртибе турында; оешмаларның күрсәтелгән хезмәтләр турында белешмәләрне элемтә телекоммуникация каналлары аша салым органнары адресына җибәрү мөмкинлеге турында җентекләп сөйләячәкләр.

Трансляция барышында спикерга кызыклы сораулар бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылачак. Вебинар бушлай, алдан теркәлү сылтама буенча мәҗбүри https://w.sbis.ru/webinar/8b762256-e3c5-4b5a-add8-31df8d183548

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International