Атналык планерка

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Кама Тамагы районы администрациясендә эш атналыгы район башлыгы тарафыннан оешма һәм предприятие җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр тикшерелде, узган атнага йомгак ясалды.

Муниципаль заказның (социаль блок) үтәлеше турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна хәбәр итте.

«Сабантуй-2024» бәйрәмен үткәрү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Кузиева Ирина Александровна хәбәр итте.

2024 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе турында Заһидуллина Светлана Юрьевна – «Волжские зори»район газетасының баш мөхәррире хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International