Хөрмәтле Кама Тамагы халкы!
Төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез.
Россия көне-барлык халыклар дуслыгы бәйрәме. Бердәмлектә-безнең көчебез, мәдәниятләр һәм халыклар тигезлегендә – безнең көчебез. Россия тарихы - ул безнең һәрберебезнең тарихы, һәм ул кечкенә Ватаннан башлана. Безнең өчен бу Кама Тамагы җире. Ул бөек һәм көчле державаның аерылгысыз өлеше булып тора. Безнең аңа булган мәхәббәтебез – Россиягә булган мәхәббәт, россиялеләр үз балаларына һәм оныкларына мирас итеп тапшырган иң тирән, әһәмиятле һәм затлы идея.
Һәм безнең һәрберебез үз хезмәте белән туган якны һәм тулаем илне ныгытуга өлеш кертсен.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да бәхет һәм иминлек, иҗади хезмәттә зур уңышлар һәм барлык башлангычларда уңышлар телим.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыхов