Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 46 нчы республика операторлар конкурсы

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

26 июньдә Биектау районында «Элита» ДПП АҖ базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 46 нчы республика операторлар конкурсы узды. Тантаналы ачылышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов, «Элита» ДПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре консультантлары, аграр югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты.

Конкурста республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашты.

Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов чыгыш ясады.

"Терлекчелектә көтүнең үрчү нигезе булып ясалма орлыкландыру тора, ул хайваннарның генетик потенциалын арттыру, сыйфатлы яхшыртуның мөһим алымы булып тора. Әлеге һөнәр мөһим, ул терлекчелек үсешенең двигателе булып тора", - дип билгеләп үтте ул.

Конкурста безнең районны «Кама Тамагы район мәгариф берләшмәсе» ДБУ ветеринария табибы Илнур Сабитов тәкъдим итте. Ул «ЛПХДА ясалма орлыкландыру»номинациясендә беренче урынны яулый.

Лаеклы җиңүебез белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International