Күптән көтелгән спорт объектын төзү

2024 елның 5 июле, җомга

Яңа футбол манежы безнең районда барлыкка киләчәк. Аны кыш көне төзи башлаганнар инде. Футбол манежы Садыйкова урамында төзелә, якында гына футбол кыры булган, әмма түбәсе булмаган үзәк стадионыбыз урнашкан. Шулай итеп, футболны үстерү үзәге оештырылачак, анда спорт мәктәбе балалары ел әйләнәсе футбол белән шөгыльләнә һәм төрле ярышларда катнаша алачак.

Хәзер объектта подрядчылар актив эш алып бара. Эчендә 20х40 метрлы футбол кыры булачак, ул ел әйләнәсе эшли. Шулай ук киенү бүлмәләре һәм гардероб, административ блок һәм хуҗалык билгеләнешендәге биналар. Төзелеш 2024 елның декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.

"Без аңлыйбыз, профессиональ футбол өчен ел әйләнәсе күнегүләр ясау мөһим. Яңа манеж моны эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Безнең өстенлекле максатларның берсе – массакүләм спортны үстерү өчен барлык шартларны тудыру, мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Яңа спорт объектлары да безгә бик яхшы ярдәм итәчәк», - дип уртаклашты район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов.

Искәртеп узабыз, төзелеш Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Спорт – тормыш нормасы» программасы буенча «Демография» милли проекты кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International