Кама Тамагы районы хакимиятендә эш атнасы район башлыгы тарафыннан оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, узган атнага йомгак ясалды.
2024 елда «демография» милли проектының «мәшгульлеккә булышлык» федераль проекты кысаларында гражданнарны укыту турында Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Тамагы районы буенча филиалы мөдире Кадырова Наталья Геннадьевна сөйләде.
Җылыту чорына әзерлек турында "Кама Тамагы коммуналь челтәрләре"ААҖ генераль директоры урынбасары Гыйльманов Илнур Илфат улы сөйләде.