Яңа ФАП төзү

2024 елның 6 августы, сишәмбе

«Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында Олы Яңасала авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

Яңа ФАП ике җирлектә-Шәпкә һәм Яңасала авылларында яшәүче 200 гә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк. ФАПта пациентларны кабул итү өчен бөтен кирәкле әйбер булачак.

"Озакламый безнең авылда яңа, иркен модульле фельдшерлык пункты пәйда булу бик шәп, шуның ярдәмендә авыл халкы тиешле медицина ярдәме алачак", - дип уртаклаша авыл җирлеге башлыгы Шиһабиев Исфан Хәкимулла улы.

Бинада табиб кабинеты, процедура, прививка ясату Кабинеты, стерилизация бүлмәсе, пациентлар өчен палата һәм персонал өчен бүлмә булачак. ФАП заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылачак. Объектны ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» милли проектының «РФ сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проекты, яшәү урынына карамастан, республика халкына беренчел медицина-санитария ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International