Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы гамәлгә ашырыла

2024 елның 6 августы, сишәмбе

2021 елдан Татарстан Республикасында «демография» милли проектының «мәшгульлеккә ярдәм итү»федераль проекты кысаларында аерым категория гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы гамәлгә ашырыла. Программа хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү мәсьәләсен хәл итү максатыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителде.

Әлеге программаның федераль операторлары: Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Томск дәүләт милли тикшеренү университеты һәм һөнәри белем бирүне үстерү институты.

Программа Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт ярдәме белән федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла һәм гражданнар өчен түләүсез булып тора.

«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне үстерү институты линиясе буенча квалификацияле сайлап алу узган һәм эшче һөнәрләр буенча укыту программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән бердәнбер төбәк белем бирү үзәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International