Гражданнар җыеннары башланды

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Безнең районда гражданнар җыелышлары старт алды. Аларның чиратын Иске Барыш һәм Иске Казиле авыл җирлекләре ачты. Җыелышта район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы, район хезмәтләре вәкилләре һәм халык катнашты.

Традиция буенча җыен җирлек башлыклары чыгышларыннан башланды, докладта 2024 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар ясалды.

Җыенда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатның ышанычлы заты һәм авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләреннән актуаль мәгълүмат яңгырады. Район идарәләре җитәкчеләре авыл кешеләренең сорауларына җавап бирергә әзер иде.

Илнур Таһир улы агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнар белән уртаклашты.

Августта районыбызның башка җирлекләрендә дә халык белән традицион очрашулар узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International