Сибгатуллин Раиф Насретдин улын юбилее белән район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм авыл җирлеге башлыгы Илшат Рәхимҗан улы Җиһаншин котладылар.
Сибгатуллин Рәиф Насретдин улы 1934 елның 31 августында Кама Тамагы районының Картапа авылында туа.
Башлангыч мәктәпне Картапа авылында, 7 сыйныфны Иске Барыш авылында тәмамлый. Соңыннан колхозда төрле эшләрдә эшли. 1959 елда Картапа авылында туып-үскән Нурия апага өйләнә. Гаиләдә 2 бала туа. Кызганычка каршы, олы улым үлде. Кызы Казанда яши. 1974 елдан колхозда электрик булып эшли. 1994 елда пенсиягә чыга.
Хәзерге вакытта 65 ел бергә яшәгән хатыны белән туган авылында яши.