Атналык планерка

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Кама Тамагы районы хакимиятендә эш атнасы район башлыгы тарафыннан оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, узган атнага йомгак ясалды.

Кама Тамагы муниципаль районында «Милләтләр кроссы 2024» спорт-массакүләм чарасын уздыру нәтиҗәләре турында муниципаль район Башкарма комитетының спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Хөснетдинов Илназ Хәлим улы сөйләде.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар әзерләнү һәм уздыру турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International