Кече торак пунктларны мобиль Интернетка түләүсез тоташтыру өчен тавыш бирү

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы районы җирлекләрендә интернет үткәрү өчен тавыш бирергә өлгерегез.

Кече торак пунктларны мобиль Интернетка бушлай тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә. Сезнең һәрберегез киләсе елда интернетның кайда барлыкка килүенә йогынты ясарга мөмкин.

Хәзерге вакытта безнең районнан күпчелек тавышны ике торак пункт - Кече Салтык һәм Варварино җыйды, аларга сезнең ярдәм кирәк.

Җирлекләр өчен 2024 елның 17 ноябренә кадәр дәүләт хезмәтләрендә түбәндәге сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: https://www.gosuslugi.ru/inet

Цифрлы тигезсезлекне бетерү проекты «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «мәгълүмати инфраструктура»федераль проекты кысаларында Россия цифрлар министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International