Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 2025 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүнең чираттагы этабы тәмамлануы турында хәбәр итә.
Тавыш бирүдә 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән барлык торак пунктлар да катнаша. Республика халкы Татарстанның теләсә кайсы торак пункты өчен тавыш бирә ала.
Тавыш бирүдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet . Тавыш бирү 2024 елның 17 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.