МР башлыгының Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

2024 елның 6 ноябре-Татарстан Республикасы Конституциясе көне!

 

Хөрмәтле Кама Тамагы кешеләре!

Сезне Республиканың төп бәйрәме-Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Безнең Конституция кеше шәхесен һәрьяклап үстерү зарурлыгыннан чыгып эш итә, тормышның югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты гарантияләнүенә аерым игътибар бирә. Әлеге төп моментлар безнең республика районнарының озак сроклы социаль-икътисадый проектларында исәпкә алынды. Безнең муниципаль районда да күпсанлы икътисадый проблемаларны хәл итү, районда булган ресурслардан нәтиҗәле файдалану рәвешләрен эзләү буенча эшләр алып барыла. Инициативалы, булдыклы гражданнар сизелерлек нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле, аның нигезендә җитештерүчән көндәлек хезмәт ята. Шуңа күрә район халкы киләчәктә дә Ватаныбыз хакына актив хезмәт итәр дип өметләнәм.

Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, планнарыгызны тормышка ашыруда яңа казанышлар, иминлек, бәхет һәм тынычлык телим!

 

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International