«Татарстан Республикасының Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә «Татарстан Республикасының Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре арасында республика конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Ул авыр тормыш хәлләрендә калган яшүсмерләрне тәрбияләүдә ата-аналарга ярдәм итүче җәмәгать тәрбиячеләренең абруен, статусын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Конкурс шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү өлкәсендә социаль сәясәтне камилләштерүгә ярдәм итәчәк.

Сәхнәдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары Алсу Әсәдуллина барысын да котлады һәм чарада катнашучыларга битараф булмаганнары һәм балаларга тормышта дөрес юнәлеш сайларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Тормышка юллама» номинациясендә җиңүчеләр арасында районыбыз вәкиле, Кама Тамагы муниципаль районының «Спорт мәктәбе» МБУ тренер - укытучысы Ильин Альберт Петрович та бар.

Аны җиңүе белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International