Хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы техникасын саклауга сыйфатлы куюда кызыксынуын арттыру һәм аларны 2025 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру максатларында 4 декабрьдә Кама Тамагы районы агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында конкурс узды.
Хуҗалыкларның әзерлеген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Идрисов Рәис Рәдис улы, Дәүләт техника күзәтчелегенең бүлек башлыгы Хәмит Мирхәтыйп улы Гайнуллин, идарә консультантлары, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнары һәм инженерлары составындагы комиссия бәяләде.
Комиссия бәяләгәндә техниканы кышкы саклауга куюның торышына, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртип урнаштыруга, агросәнәгать комплексы оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлегенә аерым игътибар бирде. Шулай ук хезмәтне саклауның торышы, эш шартлары тудыру һәм ремонт эшләрендә эшләүче хуҗалык хезмәткәрләренең мотивациясе бәяләнде.