Бүген Кама Тамагында Ватан Геройлары көненә багышланган истәлекле чара узды.
Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар мемориалы янына район хакимияте вәкилләре, җирле халык һәм яшь армиячеләр җыелды, алар төрле вакытта Ватанны саклауга батырларча баскан каһарманнарыбызга хөрмәт күрсәттеләр.
Җыелганнар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.
Ватан Геройлары көне-хәтеребезгә дан гына түгел, һәрберебезгә тынычлык һәм татулык сакларга, илебез тарихын хөрмәт итәргә һәм якты киләчәккә омтылырга өндәү дә ул. Без хәтерлибез! Без горурланабыз!