Хөрмәтле Кама Тамагы кешеләре!
Сезне ихлас йөрәктән мөһим дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Конституция җәмгыятебезнең какшамас принципларын-демократияне, хокукый дәүләтне, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен ныгыткан төп документ булып тора.
Бу документта безнең кыйммәтләребез, киләчәккә омтылышларыбыз һәм өметләребез чагыла. Конституция безгә сүз, җыелыш, дин иреген, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хокукын гарантияли. Ул хакимиятне бүлү принципларын, суд системасының бәйсезлеген һәм закон өстенлеген билгели.
Конституция-ул даими рәвештә үзгәреп торучы шартларга җайлашырга тиешле тере документ. Әмма аның фундаменталь принциплары үзгәрешсез кала. Алар гадел, чәчәк атучы һәм демократик җәмгыять төзү өчен нигез булып хезмәт итә.
Бу истәлекле көндә без Конституцияне эшләүгә һәм кабул итүгә өлеш керткән һәркемгә хөрмәт күрсәтәбез. Без шулай ук аны үтәү һәм яклау өстендә армый-талмый эшләүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
Россия Федерациясе Конституциясе киләчәктә дә халкыбыз өчен юл күрсәтүче йолдыз булып хезмәт итсен, безне уртак бәхеткә һәм чәчәк атуга омтылуда берләштерсен.
Бәйрәм белән!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыхов