Бүген рапс орлыкларын эшкәртү буенча мини-заводны ачу тантанасы булды. Монда ике төрле продукция җитештереләчәк, бу май һәм терлек азыгы - сыгынтылар.
"Вегетойл" ҖЧҖ Олы Кармалы авылында элеккеге склад биналарын төзеп бетерде.
Ачылышта район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, "Вегетой" ҖЧҖ директоры Семен Павлович Петрунин, Олы Карамалы авыл җирлеге башлыгы Байдамшин Эдуард Илгизәр улы, авыл хуҗалыгы идарәсе, Агроферма җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.
Мондый куәттәге рапс орлыкларын эшкәртү буенча җитештерү объекты әлегә безнең районда беренче. Farmet технологиясенең уникальлеге шунда ки, ул рапс орлыкларын эшкәртүнең иң прогрессив ысулын күздә тота. Бу экструзия белән ике тапкыр пресслау, ул май чыгуны арттырырга гына түгел, ә иң яхшы сыйфатлы сыгынтыларны да алырга мөмкинлек бирә.