Район мәдәният йортында балалар өчен хәйрия Яңа ел чыршысы узды. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов бәйрәмгә килгән барлык ата-аналарны һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Балалар өчен театральләштерелгән тамаша куелды. Матур костюмнар, декорацияләр тамашачыларда онытылмаслык тәэсир калдырды. Бәйрәм салмак кына залдагы бизәкле чыршыга күчте.
Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары балаларны Яңа ел белән котладылар. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, уйнадылар.