Яңа ел алдыннан тыл хезмәтчәннәренең адреслы котлаулары дәвам итә.
Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә азык-төлек пакетлары тапшырды.
Очрашулар җылы шартларда уза, өлкәннәр кунаклар белән рәхәтләнеп аралаша, авыл җирлекләре башлыклары үз чиратында халыкның сәламәтлеге һәм проблемалары белән кызыксына.