Кама Тамагы районы хакимиятендә эш атнасы район башлыгы тарафыннан оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, узган атнага йомгак ясалды.
Клиент хезмәте эше йомгаклары турында Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында клиент хезмәте җитәкчесе Гыйльметдинов Илмир Илдус улы сөйләде.
«Ватанны саклаучылар» фондының махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә шәхси адреслы ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлеге һәм бурычлары турында «Ватанны саклаучылар»фондының социаль координаторы Кузиева Ирина Александровна сөйләде.