Район чыршысын ябу тантанасы булды, ул Яңа Ел бәйрәмнәренең тәмамлануын билгеләп үтте. Программада яңа ел көйләре һәм бәйрәм котлаулары яңгырады.
Балалар да, өлкәннәр дә чын күңелдән күңел ачтылар: әйлән-бәйлән уйнадылар, әлбәттә, җырлар җырладылар!
Ә хәзер, җиңнәребезне сызганып, эш көннәренә керешәбез. Безне бөек эшләр көтә!