Әхмәдуллина Зөлхәбирә Гәрәевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Әхмәдуллина Зөлхәбирә Гәрәевнаны юбилее белән район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы һәм Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Айрат Гаптолхаевич котладылар.

Сугыш чоры балаларының берсе - Кече Салтык авылында гомер итүче хезмәт ветераны - Зөлхәбирә апа 1935 елда җиде балалы зур гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала.

Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, әтиләре фронтка китә. Ул туган авылында дуртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлый һәм яшьтән үк колхоз эшендә катнаша - печәнен дә, саламын да җыя. Үсә төшкәч, тавыклар фермасында эшли, аннан соң савымчы булып хезмәт куя, һәм шул эшендә лаеклы ялга чыкканчы эшли.  

"Эше авыр булса да, савымчы хезмәтен яратып башкардым", - дип хәзер дә искә ала ул.  Хезмәте социалистик хезмәт ударнигы күкрәк билгеләре, Мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелгән.

1957 елда авылыбыз егете Тәлгать абый белән гаилә кора. Тормыш иптәше күптән вафат булса да, туганнары гел кайгыртып, ярдәм итеп яшиләр. Зөлхәбирә апа бүгенге мул тормышның кадерен белеп, шөкер итеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International