Гражданнарның традицион хисап җыеннары башланды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Районда гражданнарның традицион хисап җыеннары башланды, алар һәр җирлектә уза.

Кичә гражданнар җыеннары Иске Барыш һәм Иске Казиле авыл җирлекләрендә узды. Традиция буенча җыен җирлек башлыклары чыгышларыннан башланды, докладта 2024 елга йомгаклар ясалды.

Аннары нотыклар белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе вәкиле, «Ватанны саклаучылар»фондының социаль координаторы чыгыш ясадылар.

Район башлыгы 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елда республика программаларын гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде, халыкның сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International