Келәнче, Олы Кариле һәм Балтач авыл җирлекләрендә гражданнар җыены

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Кичә Келәнче, Олы Кариле һәм Балтач авыл җирлекләрендә халык район җитәкчелеге белән очрашты.

Район башлыгы 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елда республика программаларын гамәлгә ашыру планнары турында хисап тотты.

Үз эшләре турында шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, үзәк район хастаханәсенең баш табибы, социаль яклау бүлеге башлыгы, «Ватанны саклаучылар»фондының социаль координаторы сөйләде.

Җыен диалог форматында дәвам итте. Җирлекләрдә яшәүчеләр үзләренең сорауларын бирделәр, биредә үк җаваплар алдылар. Кайберләре алга таба хәл итү өчен эшкә алынды.

Җыенда район башлыгы һәм авыл җирлекләре башлыклары актив яшәүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International