Хәсәнова Зәйнәп Миңнур кызын юбилее белән район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы Сәгъдиев котладылар.
Сәлимова Нурзия Борһан кызы 1935 елның 18 гыйнварында Апас районының Олы Күккүз авылында туа. Гаиләдә 4 бала була Нурзия апа икенче бала була. 1941 елда әтисе сугышка китә, ул вакытта аңа 7 яшь була. Нурзия апа 6 нчы сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә бара, 10 ел авылда сыер савучы булып эшли.
1957 елда Кама Тамагы районының Иске Барыш авылы егетенә кияүгә чыга. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хәзерге вакытта Кама Тамагы районында олы кызында яши. Ул бүгенге имин тормышыннан канәгать.