Укучыларның АПКның яшь белгечләренә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында мәгълүматларын арттыру, авыл мәктәпләрен тәмамлаучыларны аграр һөнәри белем бирү учреждениеләренә җәлеп итү максатларында 04 февральдә Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында агровузлар һәм «Август-Агро» ҖЧҖ вәкилләре районның 9-11 сыйныф укучылары белән очраштылар.
Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре укучыларга факультетлар һәм уку юнәлешләре, кабул итү шартлары, студентлар өчен үткәрелә торган чаралар, максатчан уку турында сөйләделәр. 2024 елдан максатчан укыту механизмы үзгәрде. Заказчыларны эзләү җиңеләйде: элек абитуриентлар аларга мөстәкыйль чыга иде, ә яңалыклардан соң моны «Россиядә эш»платформасындагы гаризалар белән бердәм сайт аша эшләргә мөмкин. Әмма бер заказ бирүчене сайларга кирәк: максатчан квота буенча документларны бары тик бер вузга һәм бер белгечлеккә генә тапшырып булачак. Килешү «Россиядә эш»платформасына кертелгәннән соң төзелә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Вәлиев Илфат Илдар улы мәктәпне тәмамлаучыларны үз язмышларын район белән бәйләргә өндәде. Дәүләт ярдәме чаралары белән Идарәнең ФЭО башлыгы Даминов Равил Рафаэль улы таныштырды: югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаган яшь белгечләргә 2025 елдан 750 мең сум акча түләнә.торак белән тәэмин итү программалары бар.
«Август –Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры хуҗалыкта эш шартлары һәм үсеш перспективалары белән таныштырды. Хуҗалык максатчан уку турында шартнамәләр төзи: 2024/2025 уку елы алдыннан «Август – Агро» да 67 максатчан уку шартнамәсе төзелгән, шул исәптән «Август – Кама Тамагы» ҖЧҖендә 8 шартнамә.
Киләсе елга белгечлекләр буенча шартнамәләрне имзалау планлаштырылган:
- агрономия,
- агроинженерия,
- ветеринария,
- зоотехния.